ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 23 августында “Челны-Бройлер” җәмгыятенең эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга Германия, Голландия һәм Гарәп Әмирлегеннән белгечләре килде. Йорг Реинтген, Карло Клади һәм Перхад Сахатдурдыевларның Тататрстанга килүләренең төп максаты булып, “Челны-Бройлер”ның эшчәнлеге белән танышу, киләчәккә планнарны барлау, хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшү торды.

Татарстанда узган тәүлектә 3001,4 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 157,7 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 151,8 тонна, Актанышта – 136,9 тонна.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетында  яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.

Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университетының ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов  та катнашты.

Агымдагы елның 7 сентябреннән көзге  авыл хуҗалыгы  ярминкәләре башланачак.  Бу хакта бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Азнакай муниципаль районы  игенчеләре алдагы ел уңышына нигез салалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов сүзләренә караганда, быел 18 меңнән күбрәк гектарда көзге культуралар чәчәргә планлаштыралар.

Агымдагы елның 2 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Республикада бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахрына якынлаша. Бүгенгесе көндә мәйданнарның 2 проценты гына калып килә. Бу  1581,5 мең гектар тәшкил итә. Җыеп алынган мәйданнардан ашлыкның тулай күләме 2777,9 мең тонна тәшкил итә. Республика буенча уртача уңыш күләме – 17,6  ц/га.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 29 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 95 процентыннан уңышны җыеп алынган. Бер гектардан уртача 17,7 центнер уңыш алынган. Шулай ук 2 миллион 718,8 мең тонна ашлык суктырылган.

Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия  слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм  итү тора.

ТР Спас муниципаль районында Байрак Низамов страуслар сатып алган. Якын арада аның хуҗалыгында тәвә кошлары дә барлыкка киләчәк.


28
август, 2013 ел
чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының Корноухово хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында киңәшмәдә малларны җәйләүләрдән 1 сентябрьдән күчерә башлау бурычы куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International