Кайбыч муниципаль районының Корноухово хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында киңәшмәдә малларны җәйләүләрдән 1 сентябрьдән күчерә башлау бурычы куелды.
Фермалар малларны кабул итәргә әзерме соң? Бу җәмгыятьнең барлык терлекчелек биналарында да ремонт узган, ферма тирәсенә иркен утарлар ясалган. Районның баш аграрие Рифкать Басыйров әзерлекләренә югары бәя бирде:
– Киңәшмә булган өчен генә шундый тәртип урнаштырганнар, дип уйламагыз. Бу – көндәлек, максатчан алып барылган хезмәт нәтиҗәсе. Мондый тәртип башка хуҗалыкларда да булырга тиеш. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инде күптән фермаларны 1 сентябрьгә кадәр тиешле тәртипкә китерү бурычын куйган идее, - диде ул.
– Райондагы фермаларның күбесенә дезинфекция ясалган, стеналары агартылган. Шулай да арада ремонт төгәлләнмәгән хуҗалыклар бар әле. Аларга эшне тизләтергә кирәк. Чөнки малларны 1 сентябрьдән ярымаран ысулы белән асрауга күчерәбез, – дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин.
Рифкать Басыйров хуҗалыкларда сөт җитештерүгә, терлек азыгы хәзерләүгә анализ ясады, бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләгән хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, - дип хәбәр итә район газетасы.