Агымдагы елның 2 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Республикада бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахрына якынлаша. Бүгенгесе көндә мәйданнарның 2 проценты гына калып килә. Бу 1581,5 мең гектар тәшкил итә. Җыеп алынган мәйданнардан ашлыкның тулай күләме 2777,9 мең тонна тәшкил итә. Республика буенча уртача уңыш күләме – 17,6 ц/га.
Татарстанда бер баш шартлы терлеккә 16,5 центнер азык хәзерләнгән. Гомумән, Татарстан буенча бүгенге көндә, терлекләрне кышлату өчен 1003,5 мең тонна азык тупланган.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.