Агымдагы елның 23 августында “Челны-Бройлер” җәмгыятенең эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга Германия, Голландия һәм Гарәп Әмирлегеннән белгечләре килде. Йорг Реинтген, Карло Клади һәм Перхад Сахатдурдыевларның Тататрстанга килүләренең төп максаты булып, “Челны-Бройлер”ның эшчәнлеге белән танышу, киләчәккә планнарны барлау, хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшү торды.
Биредә аларны «Челны-Бройлер»ның директоры Зәлил Хасанов, аның беренче урынбасары Дилшат Ситдиков һәм башка бик күп белегечләр озатып йөрде.
Килгән кунакларны эшчәнлек белән якыннанрак таныштыру максатыннан, экскурсия дә оештырылган иде. Әлеге маршрут тавыкларның инкубатор чыроннан башлап, чебиләрнең чыккан вакытын, аларның үсүен, үскәннәрен суеп, җитештерелгән продукцияне урнаштыруга кадәр дәвам итте.
Килгән кунакларны эшнең бөтен таләпләренә туры китереп, оештырылган рәвештә алып барылуы куандырды. Алар якын киләчәктә хезмәтәшлекне тагын да ныгытуны максат итеп куйды.