Узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 9 мәйданында оештырылган иде. Алар төп торак массивларына якын урнашса да, сәүдә, санитар нормалары һәм кагыйдәләренә җавап биреп бетермәгән. Хәзер башкалада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең форматы беркадәр үзгәрә. Агросәнәгать паркы территориясе быел Казанда көзге авыл хуҗылыгы ярминкәләрен оештыруда төп мәйдан булачак. Бу хакта бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Агросәнәгать паркы территориясендә ярминкәне оештыру өчен махсус мәйдан булдырылган. Биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе 7 сентябрьдә үк башланып китә. Халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренә караганда, Горки метросын, ераграк районнарны Агросәнәгать паркы белән тоташтыручы 3 маршрут булдырылган, аларда 25 автобус хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, Агропромпарктан ерак түгел генә урнашкан Фәйзи тукталышы аша 12 автобус һәм трамвай маршруты уза.
Башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә өч мәйданында үтәчәк. Аның Авиатөзелеш районындагысы 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданда, Яңа Савин районындагысы Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары территориясе янәшәсендә, Дәрвишләр бистәсендәгесе Липатов урамында оештырылачак. Аларда сәүдә 21 сентябрьдән башлана.
Татар-информ