Азнакай муниципаль районы игенчеләре алдагы ел уңышына нигез салалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов сүзләренә караганда, быел 18 меңнән күбрәк гектарда көзге культуралар чәчәргә планлаштыралар.
“Эшлим дигән кешегә бездә берни дә комачаулый алмый. Табигать шартларыннан зарланырга түгел, ә ул биргән мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк, ди ул. Әйтик, язын басуларның җилләвен көтеп тормаска, дым киткәнче басуга чыгарга, үсентеләрне ашларга, иртә культураларны чәчә башларга кирәк. Узган ел да, быел да без шул алымны кулландык. Һәм оттык та. Иртә тотынган – уңган, диләр бит. Быелгы уракны беренче булып тәмамлаулары турында рапорт биргән “Марс”, “Стәрле” җәмгыятьләре, “Закирова”, “Кәримов Ф.Р” КФХлары, Х.Мөстәкыймов исемендәге, “Тукай” ҖЧҖләре әнә шундыйлар рәтендә булды. Язгы чәчү вакытында шулай ук “Азнакай” агрофирмасы”, “Союз Агро” ҖЧҖләре яхшы эшләде”.
Шәхси эшмәкәр Бакиров үзе үстергән иген культураларының гектарыннан уртача 41 центнер, ә 70 гектар мәйдандагы “Мироновская-808” сортлы бодайның һәр гектарыннан 68 әр центнер уңыш алган. “Кәримов Ф.Р.” КФХнда бу күрсәткеч 32, “Марс” ҖЧҖндә – 30,2, “Союз Агро” һәм “Азнакай” агрофирмасы” ҖЧҖндә 29 ар центнер тәшкил иткән.
Быел районда 18 меңнән күбрәк гектарда көзге культуралар чәчергә планлаштыралар. Шуның 10 меңгә якыны чәчелде инде. “Азнакай” агрофирмасы”, “Союз Агро”, “Марс” ҖЧҖндә, “Кәримов Ф.Р.” КФХнда аны төгәлләп киләләр.
Терлекчелек тармагынада да тик тормыйлар биредә. Ике ел элек сөт саву буенча республика районнары арасында иң арттагылардан саналсалар, бүген инде көнгә 108 тонна продукция җитештерә һәм алдагы сигезенче урында торалар алар. Мөгезле эре терлекләргә килгәндә, аларның баш санын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла. Быелның 1 гыйнварына 23 мең 828 терлек саналса, 1 августка аларның саны 24 мең 290га җитте, дип хәбәр итә район газетасы.