ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 5 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда Республикада бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахрына якынлаша. Бүгенгесе көндә мәйданнарның 1 проценты гына калып килә. Бу  1592,8 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Җыеп алынган мәйданнардан ашлыкның тулай күләме 2795,8 мең тонна тәшкил итә.

2013 елның 5 сентябренә алынган опреатив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге  мәйданнарның 812 гектарында җыеп алынган (10,1 процент). Узган ел әлеге күрсәткеч 780 гектар булган.

Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия  слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак. Слётның төп максаты булып тәҗрибә уртаклашу, кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемага анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук яшьләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарында ярдәм  итү тора.

Татарстанда ел башыннан 542 млн. данә йомырка һәм 108 мең т кош ите җитештерелгән.  Әлеге күрсәткеч үткән ел белән чагыштырганда, 104 һәм 111 процент тәшкил итә.


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Сарман муниципаль районында «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең  сөт җитештерүгә багышланган киңәшмәсендә катнашты.

Агымдагы елның 7  һәм 14 сентябрь көннәрендә Казан” Агросәнәгать паркында Авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.  Бу шимбәдә Агросәнәгать паркында шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Спас, Әтнә, Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Аксубай, Биектау, Әлки, Тукай, Сарман, Мөслим, Актаныш һ.б муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.

Алабуга муниципаль районда бөртекле ашлыкны урып-җыю эшләре төгәлләнде. Районда басуларының 42 мең гектар җирендә туфрак эшкәртү эшләренә керешкәннәр инде.

Агымдагы елның 2 сентябреннән Зәй шикәр заводы чимал кабул итә башлады. Завод эшли башлаганның  беренче көнендә үк  5122 тонна шикәр чөгендерендере  кабул иткән.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Республикада икътисад министрлыгы оештырган “Лизинг-грант”программасы буенча үткәрелгән бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә.

Татарстан фермерлары Санкт-Петербург шәһәренең “Ленэкспо” комплексының күргәзмә территориясендә узган  XXII Халыкара  агросәнәгать “Агрорусь”  күргәзмәсендә катнашып ике алтын һәм бер көмеш медаль белән кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International