Спас муниципаль районы фермеры страуслар үрчетергә ниятли

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

ТР Спас муниципаль районында Байрак Низамов страуслар сатып алган. Якын арада аның хуҗалыгында тәвә кошлары дә барлыкка киләчәк.

Фермер хуҗалыгындагы 6 страусыны Пермь өлкәсеннән кайтарткан. Шул ук вакытта аның шәхси инкубаторында да 3 страус кошчыгы чыккан. Байрак Низамов фикеренчә кошчыкларны килгән туристларга күрсәтергә иртәрәк әле, чөнки аларга яңа урынга, мөһиткә ияләнергә  кирәк.

Хуҗа көн саен  кошларның күзәтеп, аларны фотосурәткә төшереп, теркәп бара. Әлеге чара кошларның көнгә ни кадәр үскәннәрен тикшереп торырга мөмкинлек бирә икән. Мисал өчен, шул рәвешле фермер кошларның 1 тәүлеккә 1 см га һәм 100г га артканлыгын билгели алган. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, 1 еллык зур кош күп дигәндә - 110 кг кадәр үсә.

Килгән туристлар Байрак Низамовның кошларын карап, танышып чыкканнан соң күбесе страус йомыркасын, кош итен алу белән дә кызыксыналар икән.

Якын арада ул Алексеевский районында яшәүче фермердан ике тәвә кошы  да алырга планлаштыра икән.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International