Республикада ун районда бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясен тулысынча төгәлләделәр

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 29 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 95 процентыннан уңыш җыеп алынган. Бер гектардан уртача 17,7 центнер уңыш алынган. Шулай ук 2 миллион 718,8 мең тонна ашлык суктырылган.

Бүгенге көндә ТР ун районда бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясен тулысынча төгәлләделәр.

Татарстанда бер баш шартлы терлеккә 16,3 центнер азык әзерләнгән. Кайбыч һәм Питрәч районнарында бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык хәзерләнгән, Әгерҗедә һәм Алабугада – 19,1 центнер, Лаешта -18,7.

Гомумән, Татарстан буенча бүгенге көндә терлекләрне кышлату өчен 988,8 мең тонна азык хәзерләнгән.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International