Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетында яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.
Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университетының ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов та катнашты.
Исегезгә тошерик, Казан дәүләт аграр университетының миссиясе бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт: Россия һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының ихтыяҗларына туры килерлек кадрлар әзерләү тора. Ә КДАУниверситетының стратегик өстенлекләре булып түбәндәгеләрне атап китәргә кирәк:
– хезмәт базары ихтыяҗларына, заман техникасына һәм АПК технологияләренә туры килердәй югары дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү эчтәлеген үзләштерү;
– халыкара һәм Россия тәҗрибәсен исәпкә алып, уку-укытуның эффектлы инновацион методика һәм технологияләрен өйрәнү, эшләү һәм гамәлгә кертү;
– авыл хуҗалыгында инновацион ресурс саклау технологияләрен үзләштерү: АПК техникасы, агрономия, терлекчелек, икътисад һәм идарә итү;
– уку-җитештерү, практикага юнәлтелгән эшчәнлек, уку фермер хуҗалыкларын булдыру;
– фәнни-тикшеренү институтлары, технопарклар, проблемалы лабораторияләр, бизнес-инкубаторлар аша фәнни-тикшеренү, инновацион һәм тәҗрибә эшләре;
– АПК һәм мәгарифтә эшчәнлек юнәлешләрен һәм милли проектлар өстенлекләрен исәптә тотып, халыкара хезмәт-тәшлекне киңәйтү;
– эшчәнлекнең бөтен юнәлешләрен информатизацияләү һәм компьютерлаштыру;
– АПК белгечләренең һөнәри компетентлык һәм грамоталыгын, авыл хуҗалыгы тармагында профессиональ һәм социаль мобильлеген тәэмин итү.
Чараны үзенең котлау сүзе белән Җәүдәт Фәйзрахманов ачып җибәрде. Ул студентларны шушы матур бәйрәм белән котлады, университет белән якыннанрак таныштырды. Шулай ук, әлеге уку йортының студентларга ныклы белем алуда гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнергә дә зур мөмкинлекләр бирүен әйтте. Биредә замана таләпләренә туры килгән 2 спорткомплекс эшләп килә. Студентлар биредә 19 спорт төре белән шөгыльләнә алачак. Иҗатка якын булган студентлар исә, театр өлкәсендә үзләрен сыный алачак. Биредә ТР атказанган артисты Роберт Галиев җитәкчелегендә Яшьләр театры күп еллар дәвамында оештырылып килә.
ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов университет коллективын һәм студентларны Белем көне белән котлады, аларга эшләрендә һәм укуларында уңышлар, сәламәтлек теләде. “Аграр тармак эше республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә бик мөһим һәм анда эшләүче белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак”, - дип белдерде ул.