План буенча ул 3700 гектарда башкарылырга тиеш
Агымдагы елның 27 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 8 процентыннан уңышны җыеп аласы калган. Бер гектардан уртача 17,9 центнер уңыш алганда, 2 миллион 637 мең тонна ашлык суктырылган.
Узган атнада Тукай муниципаль районның “Чаллы яшелчәсе” хуҗалыгында узган семинарда терлекчелеккә игътибар зур булды.
Азнакай муниципаль районының Фәнүс Кәримов КФХ игенчеләре урып-җыю эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын куя. Бүгенге көндә көзге культуралар тулысынча җыелып бетте.
Агымдагы елның 24 августында ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай муниципаль районында булды.
Агымдагы елның 22-24 октябрь көннәрендә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә авыл яшьләренең V Бөтенроссия слёты узачак. Әлеге ел саен оештырылып килүче чарада авыл яшьләре илнең яңа аграр технологияләре белән таныша алачак.
2013 елның 26 августыннан башлап 1 сентябренә кадәр Санкт-Петербург шәһәренең “Ленэкспо” комплексының күргәзмә территориясендә XXII Халыкара агросәнәгать “Агрорусь” күргәзмәсе эшли башлады.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Чистай районында булды, ул 20 мең тонна ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртергә сәләтле яңа мини-элеваторны торгызу темпларына югары бәя бирде. Министрны Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Иван Чурин озатып йөрде.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты базасында Идел буе төбәкләре, Урал, Себер агрономнары бәрәңге игү буенча фикер уртаклашты
Республикада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган «Лизинг-грант» программасына документлар кабул итү дәвам итә.