Агымдагы елның сигез аенда Чүпрәле муниципаль районы буенча 15217 тонна сөт җитештерелгән (бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 143 тоннага артык). Шуның 13544 тоннасы кабул итү пунктларына озатылган. Бер сыердан уртача 3280 кг сөт савылган.
Бүгенге көндә район терлекчеләре көн саен 62 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым 13,4 килограммны тәшкил итә.
Маллардан продукция җитештерүдә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы терлекчеләре алда бара. Биредә көненә 27 тонна сөт савыла (бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,7 тоннага артыграк). “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәннәре дә көненә 16 тоннага якын сөт җитештерәләр. Җәмгыятьнең сыер савучылары үткән елның шушы чорына караганда 1,7 тоннага күбрәк сөт сава. “Шәйморза” хуҗалыгы тәүлегенә 3,2 тонна (+0,5 тонна), “Низамов крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәүлегенә 2,2 тонна сөт җитештерә. “Чүпрәле-Азык” җәмгыяте тәүлегенә 8,3 тонна сөт җитештерә, әмма бу үткән елгыдан 1,5 тоннага кимрәк, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.