2013 елның 9 сентябренә алынган опреатив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда бәрәңге мәйданнарның 1422 гектарында җыеп алынган (18 процент).
Бүгенгесе көнгә 27894 тонна бәрәңге тупланган. Алдынгылар рәтендә Арча – 6425 тн, Алабуга – 4800 тн, Кукмара – 2700 тн бәрәңге туплаган.
Уртача уңыш - 196 ц/га тәшкил итә. Үткән елда бу көннәрне 147 ц/га җыеп алган булганнар. Әлеге өлкәдә, Алабуга муниципаль районы беренчеләр рәтендә бара. Аларның күрсәткечләре – 300 ц/га тәшкил итә.