Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Кама Тамагы муниципаль районында булды, анда ул “Ак Барс” ХК ААҖ холдингы составына кергән агрофирмаларда агымдагы елның 8 аенда сөт производствосы нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев, “Ак Барс” ХК ААҖ рәисенең агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Николай Титов һ.б. катнашты.
Николай Титов ел башыннан “Ак Барс” ХК ААҖнең барлык агрофирмалары эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Марат Әхмәтов холдингның эшчәнлеген уңай бәяләде һәм сөт производствосы рентабель булырга тиеш, дигән фикерен белдерде.
Агрофирмаларның барлык структура бүлекләренең оешкан эшчәнлеге икътисади файданы тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, министр билгеләвенчә, холдингның төп проблемалары технологик һәм оештыру характерында.
Министр комиссиясе барлык агрофирмаларга барып, тикшерү уздырды һәм тукландыру мәйданнарында уңайлыклар булдыру һәм әзерләнгән терлек азыгының югары сыйфатлы булуы өлкәсендә уңай тәҗрибәне бәяләде.
Марат Әхмәтов киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап: “Сөтчелек терлекчелегендә кешелек факторына игътибар итү мөһим: яхшы нәтиҗә өчен бүләкләргә кирәк!”.