ТР Президенты Казан агросәнәгать паркын популярлаштыру кирәклеге турында әйтте

2013 елның 7 сентябре, шимбә

7 сентябрь  көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Казан җитәкчелегенең игътибарын шәһәр халкы арасында агросәнәгать паркын популярлаштыру кирәклегенә юнәлтте.

Агросәнәгать паркы мәйданчыгында көзге авыл хуҗалыгы ярминәкләре башланып китте.  Шәһәр халкы анда кулай бәяләрдән яшелчә, ярмалар, он, сөт продукциясен, ашлык һәм терлек азыгын сатып ала ала. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, продукция бик күп.

21 нче сентябрьдән Казанның тагын 3 мәйданчыгында, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә оештырыла.

Республика Президенты шәһәр халкы арасында агросәнәгать паркын популярлаштыру кирәклеген билгеләп үтте. “Медиачараларны оештырырга кирәк. Конкурслар, чаралар уздырырга кирәк – шәһәр халкының агросәнәгать паркына йөрүен активлаштыру өчен, барын да кулланырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин Президентка агросәнәгать паркына кадәр 3 автобус маршрутын җибәрүләре, счет-фактураларда объект һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында реклама урнаштырганлыклары турында хәбәр итте.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International