РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Федоров Россиянең авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм күрсәтү максатыннан 42 миллиард сум өстәмә субсидияләр бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. Башта, 2013 елга федераль бюджетта 137 миллиард сум каралган булса, шуннан соң, крестьян хуҗалыкларга ярдәмгә дип әлеге лимит 42 миллиард сумга арттырылды.
Николай Федоров сүзләренчә, агымдагы елда авыл хуҗалыгына ярдәмгә федераль бюджеттан 179 миллиард сум күләмендә акча каралган. 2020 елда исә, 250 миллиард сум күләменә кадәр артыр дип планлаштырыла.
“Мин акча юк дип, кул кушырып утыручылар яклы түгел. Булган, бүлеп бирелгән акчаны дөрес итеп куллана белергә кирәк. Ә без матди ярдәм күбрәк булсын өчен, тырыш хезмәт куячакбыз”, дип ассызыклады Николай Федоров.
Аграрное обозрение