Сентябрьнең беренче декадасы тәмамлана, ләкин Татарстан кырларында тәмамланмаган эшләр бар әле, дип белдерде республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
“Хәзер авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләрнең киеренке чоры. Еш ява торган яңгырлар эшләрне тоткарлый, вазгыятькә бәйле рәвештә эшләргә туры килә”, - диде ул.
Бүгенгә 550 мең га артык көзге культуралар чәчелгән, районнарның күбесе 40 проценттан артык мәйданнарны чәчкән. Әлегә һава торышы аграрийларга көзге культураларны чәчүне тәмамларга комачауламый. Чәчүлекләр белән вазгыять уңай. Аларның үсеше өчен, дым һәм җылылык җитәрлек. Ләкин, көзге чәчүлекләрне саклап калу өчен, чаралар күрергә кирәк әле, беренче чиратта – кырларны бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Терлек азыгын әзерләү турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр вазгыять яхшырырга тиеш. Ләкин аның фикеренчә, республика буенча каты һәм сусыл терлек азыгы балансы уңай булырга тиеш.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика аграрийларына якынча 200 мең кукурузны җыеп аласы калган. Быел әлеге культура уңышы яхшы.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлкек министры сөтчелек терлекчелеге үскән хуҗалыкларга көздән кукурузга мәйданнарны билгеләргә һәм туфракны әзерләргә киңәш итте. Киләсе елда әлеге культураның мәйданнарын берничә тапкырга арттыру планлаштырыла.
Моннан тыш, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада рапсны җыеп алу дәвам итә һәм шикәр чөгендерен җыеп алуга керешәләр. Зәй шикәр заводы шикәр чөгендерен кабул итә башлаган, Буа һәм Нурлат заводлары 15 нче сентябрьдән кабул итә башлый.
Татар-информ