Марат Әхмәтов Мамадыш муниципаль районында булды

2013 елның 6 сентябре, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш муниципаль районында булды. Әлеге киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Мамадыш районының әйләнә-тирә муниципаль район башлыклары, алардагы “Просто молоко” идарәче компаниясе филиал җитәкчеләре һ.б катнашты.

“Үзегезнең нәтиҗәдән үзегез канәгать булып йөрмәгез. Тагы да зур тырышлык куеп эшләргә кирәк. Үз-үзеңә таләпчәнлек югарырак булган саен яхшырак,” – дип сүзен башлады Марат Әхмәтов.

“Просто молоко” идарәче компаниясе җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Илнар Сөләйманов компаниянең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырды. Шулай ук, терлекчелектә эшләрне яхшырту өчен байтак резервларны эшкә җигәргә мөмкин булуын ассызыклап үтте.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов та продукция җитештерүне арттыруның бүгенге резервларына тукталды.

Марат Әхмәтов Мамадыш районының потенциалы зур булуын да ассызыклап үтте. “Сөт терлекчелеген торгызу өчен район хуҗалыкларына инвесторлар тарафыннан бик күп финанслар кертелгән, дип саныйм. “Вамин” агрофирмаларында терлекчелек биналары реконструкияләнде, яңа техникалар, җиһазлар кайтты. Рифат Мотыйгуллин “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенә океан артыннан нәселле таналар кайтарды. Без югарырак нәтиҗәләргә өметләнергә хаклы. Инвесторлар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп була. Авылларны терлекчелек белән мәшгуль итәргә кирәк,” – диде ул.

Шул ук вакытта, сөт бәяләренең арту перспективасы булуын да әйтеп узды. Киңәшмәдә һәр агрофирманың эшчәнлеге җентекләп анализланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International