Иртәгә “Казан” Агросәнәгать паркында Авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне ТР төрле районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
Халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Горки метросын, ераграк районнарны Агросәнәгать паркы белән тоташтыручы 3 маршрут булдырылган, аларда 25 автобус хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, Агропромпарктан ерак түгел генә урнашкан Фәйзи тукталышы аша 12 автобус һәм трамвай маршруты уза.
Ярминкәдә ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин булачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!