Тукай муниципаль районының «Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе рапс культурасы 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган. Кырда 6 «New Holland» комбайны эшли. Уңган-булган ир-егетләр көч куя монда , алар - Ренат белән Радис Гыйниятуллиннар, Айзат Гайнетдинов, Александр Такранов, Фирдәвес Галимәрданов, Фәнзил Ильясов, Равил Хәйретдинов. Шушы егетләр үзләренең кыр корабларында ару-талуны белмичә эшлиләр. Сугылган рапсны “КамАЗ“ машиналары шунда ук элеваторга алып китә.
Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев комбайнчылардан, хезмәткәрләреннән бик кәнагать, уңышта ярыйсы – гектарыннан 20 центнер чыга, ди ул. Бу хакта Тукай районы газетасы хәбәр итә.