ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч, Апас һәм Буа муниципаль районнарында булды

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч, Апас һәм Буа муниципаль районнарында көзге яңгырларга да бирешмичә кырда тир түгүче механизаторларның эше белән якыннан танышты.

Бернче тукталыш Кайбыч муниципаль районы булды. Биредә Марат Әхмәтовны Федоровское филиалының шикәр чөгендере басуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, “Ак барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Николай Титов һәм райондагы җәмгыять директорлары каршы алды. Марат Әхмәтов районда шикәр чөгендере алу буенча эшнең барышы, әлеге җәмгыятьтә игелгән шикәр чөгендере мәйданы, алынган һәм калган мәйданнар күләме, һәр гектардан күпме уңыш алынуы белән кызыксынды.

– Мондый һава шартларында булган уңышны да югалтусыз җыеп алуы авыр. Республиканың Иделаръягы зонасы районнарында соңгы арада яңгырларның туктаганы юк. Эш темпы акрын баруы аңлашыла. Әйтик, Зәй якларында явым-төшем азрак, шуңа күрә эш тә тизрәк бара. Кырчылыкта гына түгел, терлекчелек тармагында да кыенлыклар җитәрлек. Шуңа күрә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киләсе елларда ферма тирәләренә юллар салу, сенаж, силос базларын бетоннан эшләтү турында сөйләшү булды. Якын киләчәктә шул планны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез. Авыл хезмәтчәннәренә эшләү өчен шартлар тудырганда гына уңышка йөз тотарга мөмкин, – диде министр.

Шикәр заводлары хәзерге вакытта татлы тамырның пычраклылыгы өчен 16 процент ташлама ясый. Министр әйтүенчә, үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алган чөгендер үстерүчеләр табыш алачак.

– Язын шикәр чөгендерен чәчкәндә мул уңыш үстерү теләге белән эшләдек. Теләгебез чынга ашты, биредә һәр гектардан 420 шәр центнер уңыш чыга. Эш темпын арттыру өчен Ходайдан яхшы һава шартлары сорыйсы гына кала, чөнки безнең табигать шартларына каршы торырлык көчебез юк, – диде Николай Титов.

Билгеле булганча, районда татлы тамыр алу буенча эш күләме шактый. Берничә ел дәвамында хезмәт иткән техника да еш сафтан чыга. Шуңа, алдагы елларда республикада авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында да сүз алып баралар.

Министр кайбычлылар башкарган эшләргә уңай бәя бирде, алдагы көннәргә уңышлар теләде һәм сәфәрен Апас районына дәвам итте.

Марат Әхмәтов Апас районыннда исә, “Ак барс” холдинг генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде. Аннан соң Әлмәндәр берләшмәсенең Әҗем авылы янындагы чөгендер кырында булып, эшнең барышы белән якыннан танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренә караганда, агымдагы елда 2732 гектарда чөгендер чәчелгән. Шуның 950 гектарында инде эшләр төгәлләнгән. – Бүгенгесе көндә кырда биш агрегат тулы көченә эшли. Буа шикәр заводына тапшырылган уңыш нәтиҗәләре дә барлык нормаларга туры килә, гектарыннан 400-500 центнерга кадәр уңыш алабыз, – диде ул. Әҗем авылы янәшәсендәге 188 гектарда чөгендер басуы белән танышканнан соң министр соклануын яшерә алмады. – Табигать шартларының бозылуы барыбызны да борчуга сала, әмма Апаста эшне оештыра беләләр. Менә әлеге басу да чисталыгы, тыгызлыгы белән шаккатырды. Яхшы һава шартларында, үзвакытында җыеп алсак, бик күп табыш китерер иде. Шундый уңдырышлы кырларны күргәч, күңел сөенә. Гомумән, апаслылар җирне яратып, тырышып эшлиләр. Бер урында гына таптанмыйлар, яңа технологияләр кулланып алга барырга тырышалар. Күргәнебезчә, кукурузны да 4000 тоннага кадәр бөртеккә суктырып алу мөмкинчелекләре бар аларның. Апаслылар быел да сынатмаслар, барлык кыр эшләрен дә үзвакытында башкарып чыгарлар, дип ышанып калам, уңышлар аларга, – диде Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International