2013 елның 27 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда гектардан 107 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 5,9 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 74 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә. Алабуга муниципаль районында уртача уңыш күрсәткечләре югары. Биредә - 291 ц/га, азга гына Зәй районы калыша, аларда – 280 ц/га, Арчада – 255 ц/га, Түбән Камада – 250 ц/га һ.б.
Шулай ук, Республикада 644,8 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 346 ц/га тәшкил итә. Бүгесе көндә 18,6 мең га мәйданнан тамыразык җыеп алынган, бу гомуми күләмнең 34 процентын дигән сүз.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.