Бүген “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шулай ук, Казан шәһәренең тагын дүрт районында да ярминкәләр оештырылган иде.
- Мәскәү районында (Коллахмәтов урамы, 31 “Удача” сату үзәге артындагы территориядә);
- Совет районында (Дербышка пос. Совет урамы, 18);
- Авиатөзелеш районында исә, 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданда (Дементьева урамы, 39);
- Яңа Савин районындагысы Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары территориясе янәшәсендә ( Адоратский урамы, 21).
Әлеге ярминкәләрдә ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин иде.
Шунысын да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!