Балтач районының ярты хуҗалыгы бәрәңгедән баш тарткан заманда “Бөрбаш” хуҗалыгында элеккеге кебек бу культураны күпләп игә. Быел 66 гектарда 5 төрле сорт утыртканнар. Невскийны шактый еллар дәвамында үстерәләр икән. Аның мәйданы башка сортларга караганда күбрәк. Соңгы ике елда өстенлекне кызыл кабыклы бәрәңгеләргә бирәләр. Узган ел Чуашиядән – Рокко, Кукмарадан – Розара, Киров өлкәсеннән – Луговской, быел Кукмарадан Гала сортын алып утырткан булганнар. Рокко белән Гала бик уңган. Гектарыннан 200 центнер чыга. Начар дигән кишәрлекләрдән дә 155-160 центнер җыялар. “Уңыш алу өчен сортларга нык игътибар бирергә кирәк, – ди берничә дистә ел дәвамында бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче агроном Искәндәр Гыйльметдинов. – Орлык юнәлешендә ныклап эшләгәндә генә уңыш алырга, файда табарга була. Элек-электән үстерә килгән Невский сортының уңышы түбәнәя башлады. Сортлар белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан аны кабат сатып алмыйча булмас, дип торам”.
Бөрбашлылар бөртекле культураларны җыеп алганнан соң 11 сентябрьдә эшкә керешкән булган. Бүгенгә 8 мең центнер бәрәңге уңышы җыелган. Беренче мәлдә казылганнарын саклауга куйганнар. Хәзер сорап килгән кешеләргә саталар.
Кукмара районының бер өлешендә, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы авылларында бәрәңге үскән чорда корылык булган. Искәндәр абый әйтүенчә, бу як халкы җиңел машиналар белән килеп, үзләренә җитәрлек ашау, утырту бәрәңгесе алып китәләр икән. Бөрбашны алыпсатарлар да үз иткән. Бер атна элек кенә дә клиентлары алай күп булмаган. Аның килограммын 5,5 сумнан сатканнар. Төбәкләрдә яңгырлар киткәч, сатып алырга теләк белдерүчеләр саны арткан. Моңа кадәр Чуашиядән бәрәңге ташучылар да бирегә килә. Мин барында гына да әллә ничә кеше шалтыратты. “Үзегезгә сакларга куйганын булса да бирегез инде”, – диючеләре дә булды. “Казып, чүпләп өлгереп булмый, – ди Искәндәр абый. – 6,5-7 сумга да алырга риза алар. Басудан гына килеп алып китсәләр, безгә дә яхшы. Аның бәясе артканны көтеп әллә никадәр акча эшләп булмый. Көздән сату отышлырак. Тик менә мөмкинчелек юк. Яңгыр чиләкләп ява. Басуга керә торган түгел, уңышны җыеп алып булмый”, – диде ул.
– Бәрәңгенең бер төптән аз чыгасын фәнни-тикшеренү институтындагы галимнәр август аенда ук әйтте, – ди хуҗалык агрономы. – Гадәттә, 7-8, 5-6 күзәнәкле бәрәңге утыртыла. Бер күзәнәктән 1-2 бәрәңге була. 7 күзәнәкле бәрәңге утыртсаң, 12-14 бәрәңге уңышы алынырга тиеш. Мин авылдашларга да бу хакта гел аңлатып торам. Күп күзәнәклеләрне утыртырга кушам.
Озак еллар бәрәңге иккәч, ул бу культураны үстерүнең нечкәлекләрен белә. “Икенче икмәк” утыртасы җирне көздән тирән итеп эшкәртергә кирәк икән. “Безнең зонада бәрәңгегә элгәр культура булып арыш санала. Арыш басуына бәрәңге утыртасың икән, уңыш алуның беренче сере шунда. Көздән чәчелгән арыш сабан культураларына караганда тиз үсә. Ул басуда чүп үлән үсәргә ирек бирми. Фитосанитар яктан да отышлы. Элгәр культура алдыннан тирес кертелсә, тагын да яхшы. Орлыкны эшкәртеп утыртсаң, үсеш чорында тиешле шартларны үтәсәң, уңыш алырга була”, – ди ул.
“Ватаным Татарстан”