ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 24 сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 547,8 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 335 ц/га.

Тукай муниципаль  районы белгечләре малларны тиз арада абзарларга кайтартып, кышкы рационга акрынлап күчүне хуп күрә.


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Югары хезмәт хакы белән генә дә кызыктырып булмый, авыл яшьләре фән-техника прогрессы, яңа технологияләр үсеш алган шәһәргә китү ягын карыйлар.Әнә шуңа күрә узган атнада Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авылда да нәкъ менә шушы мәсьәләләргә даими игътибар биреп, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Уңыш» җәмгыяте базасында семинар-киңәшмә үткәрде. Иң элек кукуруздан силос ясый торган заманча агрегат зур кызыксыну уяткан.

Быел кросс илебезнең 75 шәһәрендә оештырылды. Традицион йөгерү быел беренче тапкыр “Kazan-Arena” тирәсендә узды. Әлеге чарада 20 меңнән артык казанлы катнышты. Алар арасында мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр, спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта уку йортлары студентлары, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгы коллективы да читтә калмады.

ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләштеләр.



21
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Казанның Совет, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Совет районында урнашкан “Казан” агронсәнәгать паркындагы ярминкәдә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР муниципаль районнары башлыклары озата бардылар.



20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бу атнада ТР Минзәлә, Мамадыш, Лаеш, Әлмәт һәм Чистай муниципаль  районында терлекчелек өлкәсендә семинар-киңәшмә узды. Иртәгә исә, Апас районында да үтәр дип планлаштырыла. Районнарда узган семинар-киңәшмәдә Республикада агымдагы елның 8 аена терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясалды.

2013 елның 21 сентябре  көнне “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.  Шулай ук, башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак.

“Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты яшь галимнәре чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын эзли.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 19 сентябрь көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эше 1139,9 мең га җирдә башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 52 проценты дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International