Мәскәүдә Бөтенроссия күләмендә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре конференциясе узачак

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 24-25 октябрь көннәрендә Мәскәүдә (“Измайлова”) агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең Бөтенроссия  күләм конференциясе узачак.

Әлеге чарада Россиядән генә түгел, ә СНГ илләреннән дә катнашучылар  һ.б булыр дип көтелә.

Чараның төп максаты булып - әлеге өлкәдә Россиядә генә түгел, чит төбәкләрдә дә зур эшләр башкарган һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләр белән таныштыру тора. Шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган җитәкчеләр белән СНГ илләреннән килгән белгечләр арасында хезмәттәшлек җепләрен булдыру һәм ныгыту.

Конференция барышында  җитәкчеләр белән төрле темаларга фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булыр дип көтелә. Әлеге чараны  - «Открытый Диалог» компания группасы оештыра.

Тулырак мәгълүмат белән +7 (495) 783-32-13 телефоны аша  танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International