Марат Әхмәтов: “Яңгыр туктаусыз яву сәбәпле, Татарстан кырларында эшләр акрынайды”

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Узган айда Татарстанда бу вакыт өчен гадәттәгедән 4 тапкыр артык явым-төшем булган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.     
“Сентябрьдә яңгыр күп яуды, шуңа күрә кырларда эш акрынайды. Бүгенге көндә 172 мм явым-төшем булды, бу вакытта уртача норма 45 мм тәшкил итә. Нәтиҗәдә техника мондый шартларда кырда эшли алмый”, - дип борчылуын белдерде М.Әхмәтов. Әгәр июньдә бу явым-төшемнең 20 проценты гына да булса яуган булса, быел уңыш яхшырак булыр иде, дип билгеләп үтте ул.
Бүгенге көндә 40 мең га рапс һәм 78 мең га көнбагыш уңышын җыеп аласы бар. “Көзге эшләрне төгәлләү зарур, рапс һәм көнбагыш уңышын җыеп алырга кирәк”, - дип билгеләп үтте М.Әхмәтов. Республика кырларында 1/3 мәйданда шикәр чөгендере калган, бу 36 мең га тәшкил итә. “Техника тузган һәм еш ватыла, яхшы һава шартлары булу белән уңышны тәүлек буе җыю эшләрен оештыру өчен барысын ремонтлау зарур”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, чөгендер җәйге корылыктан килгән зыянны сизелерлек каплаучы бердәнбер культура.
Бүгенге көндә 3 завод шикәр чөгендерен эшәртүгә кереште, дөрес, Буа һәм Нурлат районнары бер айга соңарып тотынды. Быел барлыгы 2 млн тонна тулай шикәр чөгендере җыеп алу көтелә. Марат Әхмәтов киңәшмә кысаларында гаилә фермалары төзелеше программасын гамәлгә ашыру турында да белдерде.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International