Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында алмагачның “Бәхет кошы” исемле яңа сортын чыгарганнар. Ул хәзер сорт буларак дәүләт сынавын уза. Аның авторы – җимеш бирә торган культуралар селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы культуралары докторы Геннадий Осипов.
“Бәхет кошы” алмалары баллы һәм тәмле, озак саклана, алмагачы мул уңыш бирә.
Яңа сорт Татарстанның климатына максималь рәвештә яраклаштырылган.
Татар-информ