Узган атнада Татарстан Республикасы делегациясенең Ростов өлкәсенә эшлекле визиты кысаларында ике төбәк җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Василенко Россиянең Көньягында авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче иң зур компаниягә - «Бизон» компаниясенә бардылар.
«Ростов өлкәсеннән безгә өйрәнер нәрсәләр бик күп. Бу, беренче чиратта, бөртекле культуралар җитештерүдәге алдынгы технологияләр. Моннан тыш, алга киткән машина төзелеше һәм, шушы компания үрнәгендә күргәнебезчә, запчастьләр сатуның, сервисның һәм аларны китереп торуның һәрьяклап структуралаштырылган системасы. Без бу тәҗрибәне үзебезгз дә алыр идек», - дип игълан ите «Бизон» компаниясендә булганда Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Компаниянең Генераль директоры Сергей Суховенко кунакларны авыл хуҗалыгы техникасын китереп тору һәм аңа сервис хезмәте күрсәтү буенча предприятиенең мөмкинлеге белән таныштырды, үзебезнең һәм дөнькүләм машина төзелешенең иң яңа үрнәкләрен күрсәтте.
Марат Әхмәтов запчастьләр һәм комплектлау әйберләре складында булды, авылга китерелә торган продукциянең сыйфатын тикшереп тору системасы белән танышты. Очрашу азагында Татарстанның АПК башлыгына авыл хуҗалыгы техникасы музееның уникаль экспонатларын күрсәттеләр һәм республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Россиядә бердәнбер «Бизон-Трек-Шоу 2014» трактор ярышларында катнашырга чакырдылар, дип хәбәр итә Ростов өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.
«Татарстан Республикасының гына түгел, бөтен Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы техникасы базарында да шундый дәрәҗәдәге бүтән компания юк. Безнең 3,5 млн. гектар авыл хуҗалыгы җирләребез бар, шуңа күрә дә безнең аграрчыларны системалы эш белән тәэмин итәрлек техникалар җитештерә торган предприятиенең булуы безнең өчен бик мөһим»,- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
«Без, үз чиратыбызда, федераль программалар барлыкка килгәнче үк Татарстан Республикасында уңышлы эшли башлаган гаилә терлекчелек фермаларын төзү буенча эшне җентекләп өйрәнер идек», - дип ассзыклады Дон губернаторы урынбасары Вячеслав Василенко. Ул тагын болай дип тә өстәп куйды: «Бигрәк тә сөт фермаларын төзү юнәлешләре кызыксындыра. Бүген республикада алар 1000нән күбрәк һәм алар барысы да югары технологияле. Нәтиҗәдә республикада ике миллион тоннадан артык сөт җитештерелә. Үзебездә шушы юнәлештә эшне җайлы алып бару өчен безгә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк».
Вячеслав Василенко һәм Марат Әхмәтов, ике министрлыкта да төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү буенча эшче төркем төзеләчәк, конструктив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк, дип белдерделәр.