Узган атнада Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү кичәсе булды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, инвесторлар, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр катнашты.
Чараны театральләштерелгән тамаша белән районның үзешчән артистлары ачып җибәрде, алар игенчеләрне мактап җырладылар. Мөслим мәгълүмат-редакция үзәге тарафыннан әзерләнгән видеосюжетта аграр секторның эшчәнлегенә еллык анализ ясалган иде. Муниципаль район башлыгы Рамиль Муллин тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм ирешелгән уңышка бәя бирде: “ Һәр ел авыл хуҗалыгына үз сюрпризларын һәм кыенлыкларын китерә. Һәр үстерелгән башак, җитештерелгән продукция өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең күпме фидакарь хезмәте куелган. Алар барысы да үз эшләренең остасы һәм без моның белән горурланабыз. Алар мактауга һәм олы хөрмәткә лаек, чөнки һәр алар кешегә тормыш бүләк итүчеләр, районны гына түгел, ә Татарстан Республикасын да һәм, гомумән, бөтен илебезне баетучылар, тукландыручылар”.
Чара барышында игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр төрле бүләкләргә ия булдылар. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Сафар” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Сәхипгәрәев Татарстан “Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Россия Федерациясе хуҗалык субъектлары эшчәнлеген анализлаганнан соң “Туган яклар” агрофирмасына “Лидер России – 2013” мактаулы исеме бирелгән иде.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан һәм күпьеллык, уңышлы хезмәте өчен “Россельхозцентр” ФГБУның ТР буенча филиалы Мөслим районара бүлегенең беренче категория агрономы Сәгыйть Галиев, “Туган яклар” агрофирмасы баш инженеры Рамиль Нуретдинов, “Мөслим” агрофирмасы терлекчесе Роберт Бәдретдинов, отделения “Уңыш” агрофирмасының “Яңа Сәет” бүлекчәсе механизаторы Олег Мандияров, “Ык” агрофирмасының “Дуслык” бүлекчәсе агрономы Фирдавес Газетдинов, “Исламов” КФХ машина йөртүчесе Әбузәр Нәгыймов, “Авзалов” КФХ механизаторы Фирдавес Нургалиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактаулы грамоталары белән бүләкләнделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Гузал Мортазинга Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән авыл хуҗалыгы алдынгылары – икмәк кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе машина йөртүчесе Ришат Хөсәенов, “Туган яклар” агрофирмасының “Мелля” бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Садертдинов, “Мөслим” агрофирмасы механизаторы Илсур Сәйфуллин, “Уңыш” агрофирмасының “Яңа Сәет” бүлекчәсе сыер савучысы Вәсимә Шәйдуллина, “Ык” агрофирмасы механизаторы Фәяз Мөхәммәтҗанов, “Исламов” КФХ механизаторы Фәнус Хәйруллин, “Авзалов” КФХ комбайнчысы Газинур Ногманов, “Нуретдинов” КФХ механизаторы Юрий Кондратьев, “Сафар” КФХ механизаторы Айдар Шәмсетдинов, “Шиһапов” гилә фермасы җитәкчесе Илсур Шиһапов муниципаль районбашлыгының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов түбәндәгечә билгеләп үтте: “Мөслимлеләр һәрвакыт үз алларына зур бурычлар куя беләләр һәм аларны үтәр өчен фидакарьхезмәт итәләр. Безнең райондагы фермер хәрәкәте юкка гына республиканың башка районнары өчен үрнәк итеп куелмыйдыр инде”.
«Чаллы-икмәк” акционер җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов котлау сүзләреннән соң “Туган яклар” агрофирмасы алдынгыларына җәмгыятьнең Рәхмәт хатын һәм акчалата премияләр тапшырды. Бу бүләккә механизаторлар Ленар Хуҗин, Илнар Сөләймәнов, Вәлиулла Хәбибуллин, машина йөртүче Айдар Шакирҗанов, сыер савучы Зәлифә Гыйззәтуллина ия булдылар.
“Просто молоко” компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Илнур Сөләйманов “Уңыш” агрофирмасы уңганнары – кукуруз игүче-мастер Ринас Шәйгаяновка, механизатор Глүс Мәдишинга, сыер савучы Вәсимә Шәйхуллинага, “Ык” агрофирмасы алдынгыларына – механизаторларга Зөлфәт Шәриповка һәм Рамиль Фәррухшинга,сыер савучы Наталья Ждановага җәмгыятьнең мактаулы грамоталарын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактаулы грамоталарын “Полимекс” җәмгыяте генераль директоры Рамиль Вәгыйзов кулыннан алдынгы комбайнчылар Мөнәвир Кәримов һәм сыер савучы Гөлфирә Мөхетдинова алды, дип хәбәр итә район матбугаты.