Узган атнада «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖда агымдага елда бройлерлар үстерүнең алтынчы туры йомгаклары буенча киңәшмә һәм үткән партия җиңүчесен «Иң яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен» Кубогы белән бүләкләү булды. Анда «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең генерель директоры Җәлил Хәсәнов, предприятиенең баш белгечләре, шулай ук бройлар үстерүче цехларның башлыклары һәм коллективлары катнашты. Көн тәртибендә - узган турда җитештерү эшчәнлеге йомгаклары, ул уртача 39-40 көн, агымдагы елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре, шулай ук алдагы җиденче әйләнешкә планнар.
Алтынчы партиянең нәтиҗәләре турында җентекләп план-икътисад бүлеге башлыгы Мәдинә Сафиуллина сөйләде, ул һәр участокның эш күрсәткечләренә тукталды. Цехларның һәм участокларның эшен бәяләүнең төп критерийлары түбәндәгеләр иде: җитештерелгән итнең тере авырлыгы, баш санының сакланышы, шулай ук җитештерелгән продукциянең бер хезмәткәргә күпме туры килүе һәм башкалар. Алдынгы участоклар белән беррәттән коллективлар алдында чыгыш ясаганда директорның җитештерү буенча 1 нче урынбасары Дилшат Ситдиков узган турлар белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен шактыйга яхшыртучыларны да аерым әйтеп узды. Алар арасында “Б” бройлерларын үстерү цехы (участок башлыгы Илһам Шаһиев), “Д” бройлерларын симертү зонасы (участок башлыгы Илгиз курмашев), “А-19” участогы (участок башлыгы Гәүһәрия Хаҗиева).
Бройлар үстерү буенча участоклар эшенең төп күрсәткечләрен игълан иткәннән соң, бу партия җиңүчеләрен бүләкләүгә күчтеләр. «Иң яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен» Кубогы ярты ел Түбән Камада торганнан соң яңадан Чаллыга әйләнеп кайтты, киңәшмә барышында бу хакта берничә тапкыр әйтеп уздылар. 6 нчы әйләнеш йомгаклары буенча “Е” бройлерларын үстерү участогы коллективы (участок башлыгы Ринат Хисмәтов) төп критерийларның күбесе буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште һәм бу турның җиңүчесе дип танылды. Шулай итеп, җитештерү эшчәнлегендә әйдәүчеләр кубогы яңа хуҗа кулына күчте.
Бройлар үстерүнең соңгы дүрт партиясе дәвамында “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең Түбән Кама бүлекчәсе кошчылары әйдәүчелекне ышанычлы рәвештә үзләрендә тоттылар. Әмма үз позицияләреннән алар бары тик бер адым гына артта калган иделәр. Бройлерлар үстерү әйләнеше төгәлләнү йомгаклары буенча II урын Түбән Кама мәйданчыгының 2 нче участогы коллективына бирелде. Кошчылык фабрикаларының операторлары да аерым билгеләнеп китте, шулай ук, традиция буларак, тере кошларны ташучы, иң күп рейслар ясаган, иминлек критерийлары буенча уңай бәяләнгән транспорт йөртүчеләр дә бүләксез калмады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең генерель директоры Җәлил Хәсәнов, җитештерү күрсәткечләре буенча әйдәүчелеккә омтылып, без җитештерә торган продукциянең сыйфаты турында да онытырга тиеш түгел, диде. “Бүгенге базарда ит продукциясенә конкуренция бик зур. Россиядә кошчылык тиз темплар белән алга бара, яңа компанияләр барлыкка килеп тора, ә гамәлдәгеләре җитештерүне киңәйтәләр һәм күләмнәрен арттыра баралар. Шуңа да карамастан, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ үз продукциясенең сыйфаты һәм тәме аркасында, бу безнең иң зур өстенлегебез, алда бара. Безне сайлап алалар, сатып алучылар безгә ышаныч күрсәтәләр, ә без һәрвакыт аларның ышынычын акларга тиеш”, - дип билгеләп үтте Җәлил Хәсәнов. Ул шулай ук, берничә көннән соң Чаллы инкубаторында 2014 елда утыртуга әзерләү өчен чебешләр чыгару максатында инкубация йомыркаларын урнаштыру башланачак. Мондый нәтиҗәгә килү алдагы елның I кварталында ит җитештерү буенча фабрика эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләрен күрсәтәчәк. Ә ел йомгаклары күбесенчә 7 нче әйләнеш күрсәткечләренә бәйле булачак, ул шушы көннәрдә башланып та китте инде, дип сөйләде. Җәлил Хәсәнов барысына да уңышлы һәм сыйфатлы эш нәтиҗәләре теләде һәм ел башында ук билгеләнгән барлык җитештерү һәм икътисадый планнар үтәлер, дигән өмет белдерде, дип хәбәр итә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ.