Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне Россиягә читтән кертелә торган нәселле терлекләргә карата НДСтан (өстәлгән бәягә салымнан) азат итү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Росагролизинг һәм тармак берлекләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачканда Дмитрий Юрьев, Воронеж өлкәсендә киңәшмәдә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев кызыксынучы ведомстволарга һәм тармак берлекләренә Россиягә читтән нәселле терлекләр кертүгә өстәлгән бәягә салымнан (НДСтан) азат итү турында тәкъдимнәр әзерләп тапшырырга дигән йөкләмә бирде, дип хәбәр итте. “2007 елдан 2012 елга кадәрге чорда Россиягә читтән нәселле терлекләр кертүгә НДС түләнми иде”, - дип, искә төшерде Россия авыл хуҗалыгы башлыгы урынбасары. “Әлеге салым ташламасын юкка чыгару авыл хуҗалыгы оешмаларының хәлен начарайтты, ул ташламалар аларның финанс тотрыклылыгын ныгытуга һәм арттыруга юнәлдерелер иде”, - дип өстәп куйды Юрьев.
Шушы мәсьәлә уңаеннан Росагролизинг генераль директоры урынбасары Наталья Зудина, шулай ук тармак берлекләре җитәкчеләре дә чыгышлар ясадылар.
Мәсәлән, дуңгыз үрчетүчеләрнең милли берлеге күрсәткечләреннән күренгәнчә, читтән кертелә торган нәселле терлекләрнең уртача еллык саны 2017 елга 40 мең баштан 50 мең башка кадәр җитәчәк, ә, НДС түләүдән азат ителеп, дуңгызчылык компанияләре карамагында кала торган уртача еллык сумма 200 млн. сумннан 250 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Сыер ите җитештерүчеләрнең милли берлеге генераль директоры Денис Черкесов авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан чит ил терлеген сатып алуга түләнгән НДСның гомуми күләмен 4,2 млрд. сум дип бәяләде, бу күрсәткеч 2020 елга кадәр әлеге тармакның нәселле прдукциягә ихтыяҗын исәптә тотып бирелә. ФТС күрсәткечләре буенча 2012 елда гына да ит әзерләү өчен 80 мең баш эре мөгезле хайван читтән кертелгән, ә НДСтан түләнгән гомуми сумма 870 млн. сум тәшкил итә.
Киңәшмәдә катнашучылар читтән нәселле хайваннар, орлык һәм эмбрионнар керткәндә предприятиене НДС түләүдән азат итү максатка ярашлы булыр дигән бер фикергә килделәр. Бу югары продуктлы авыл хуҗалыгы хайваннары санын арттыруга һәм үзебезнең дә, шулай ук халыкара базарларда да үзебезнең терлек продукциясенең конкуренциялелеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Әйтелгән фикерләрне исәпкә алып, 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру чорына нәселле терлекләр кертүгә НДСның (өстәлгән бәягә салымның) нуль ставкасын торгызу турындагы тәкъдимне Россия Финанс министрлыгына җибәрергә, дигән карар кабул ителде.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы