«Элита» Баш нәсел предприятиесенә үстерү һәм югары сыйфатлы орлык булдыру өчен Америка Кушма Штатларыннан 18 баш үгез кайтарылды.
Үгезләрнең геннарын бәяләү индексы +1900дән +2400гә кадәр тәшкил итә һәм агымдагы елда аларның барысы да шушы күрсәткечләр буенча АКШның иң яхшы 100 үгезе исәбенә керәләр. Бу хайваннарның аналарының продуктлылыгы 305 лактация көне эчендә 10 200 килограммнан 23 990 килограммга кадәр җитә. Сөтенең майлылыгы 3,6-4,4 %, ә аксым өлеше 2,7-3,4%. Шундый күрсәткечләр белән үгезләр Россиягә Америкадан беренче мәртәбә кертелә.
Предприятие җитәкчесе, әлеге хайваннарның җирле шартларга яраклашуына ияләшерләр һәм нәтиҗәдә 2014 елның икенче кварталында продукция бирә башларлар, дип өметләнә. Бу хакта «Элита» Баш нәсел предприятиесе хәбәр итте.