Бүген Бурятия Республикасы башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицынның эш визиты кысаларында Бурятия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Михаил Костриков, “Авыл территорияләренең мәгълүмати-методологик үзәге” ГБУ җитәкчесе Владимир Кавин һәм “Боргойский” нәсел заводы” ҖЧҖнең генераль директоры Игорь Лобозеров составындагы делегация Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына килде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуретдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының эшкәртү сәнәгате һәм агроазык-төлек базарын җайга салу мәсьәләләре буенча урынбасары Шәүкәт Сөнгәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе (ГГСХУ) башлыгы Илсур Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Риф Әгъләмов, «РАЦИН» ДУП генеральдиректоы Әсхать Шәрәпов, «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РМХҮ (РИВЦ)» ТР ДУП генераль директоры Рөстәм Гарипов һ.б. катнашты.
Очрашу барышында яклар АПКның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, болар: БСО (ВТО) шартларында авыл хуҗалыгын үстерү, терлекчелек һәм җир эшләре тармагын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр артуга тәэсир итә торган төп факторларны һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Очрашу азагында яклар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Бурятия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында хезмәттәшлек турындагы Беркетмәне имзаладылар.
Беркетмә нигезендә хезмәттәшлек итүдә түбәндәгеләр өстенлекле өлкәләр була: Бурятия Республикасы территориясендә АПК өлкәсендәге инвестиция проектларын Татарстан Республикасыннан кызыксынучы инвесторлар катнашында гамәлгә ашыру мөмкинлеге, Татарстан Республикасының һәм Бурятия Республикасының хуҗалык субъектлары арасында азык-төлек һәм сәнәгать товарларын китереп тору буенча икеяклы һәм күпьяклы шартнамәчел мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү, тәҗрибә алмашу буенча семинарлар үткәрү.
Авыл хуҗалыгы җитештерүен фәнни тәэмин итү, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм заманча фәнни эшләнмәләрдә катнашу, шулай ук АПК оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә алмашу өлкәсендә авыл хуҗалыгының фәнни һәм уку йортлары хезмәттәшлеге дә бик мөһим.
Иртәгә Бурятия Республикасының рәсми делегациясе программасында түбәндәге агросәнәгать комплексы предприятиеләренә бару планлаштырыла: “Майский “Теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Элита” Баш нәсел предприятиесе” ААҖ һәм “Казан” Агросәнәгать паркы.