Гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку дәресләре

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең ТИПКА (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты) базасында гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен “АПКда прогрессив технологияләр һәм аларның нәтиҗәлелеге” һәм “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” дигән ике программа буенча уку дәресләре дәвам итә.

ТР АПК хезмәткәрләре РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының максатчан программалары, хуҗалык алып баруның кече рәвешләренә кредитлар бирү программалары, бухгалтерлык исәп-хисабын оештыру һәм КФХга салым салу үзенчәлекләре белән, шулай ук авылда хуҗалык алып баруның кече рәвешләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте белән танышачаклар, соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, җир законнарындагы мәсьәләләрне карыйачаклар.

Моннан тыш, авылда яшәүчеләргә гаилә фермаларында сыерлар санын арттыру өчен уңай шартлар тудыру, хуҗалык алып баруның кече рәвешләрендә азык җитештерү буенча яңа җайланмалардан файдалану мәсьәләләре буенча рекомендацияләр алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International