Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы бадминтон буенча ярышларда 2 нче урынны яулады

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 9 ноябрендә Универсиада 2013 спорт объекты «Теннис академиясе” спорт объектында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Резидә Гыйльмиева, җир эшләре тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүчеконсультанты Алмаз Галяутдиноваудит һәм коррупциягә каршы эшләр бүлегенең әйдәүче консультанты Алмаз Галимҗанов составындагы командасы төркемле этапта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары командалары белән очрашты.

Ике көндәшен дә 3:0 исәбе белән җиңеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы 1/8 төркеменә керде һәм, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы командасы белән уйнап, аның өстеннән җиңү яулады.

Чирек финалда һәм ярымфиналда Министрлык командасы Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командаларын җиңде.

Финалда Татарстан Республикасы Хисап палатасы командасы алга чыгып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International