2013 елның 26-27 ноябрендә Мәскәүдә Халыкара сәнәгать базасында “Дуңгызчылык 2013. БСО (ВТО) кысаларында беренче ел йомгаклары” халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциядә катнашуга Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы идарәсе органнарының, Дуңгыз үрчетүчеләрнең илкүләм берлегенең, Ит җитештерү берлегенең, Ит җитештерүнең илкүләм ассоциациясенең һәм АПКның башка тармак берлекләренең, агрохолдингларның, дуңгызчылык, ит эшкәртү һәм катнаш азык әзерләү предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган. Конференциядә үзебезнең, чит илләрнең компанияләре һәм фирмалары, авыл хуҗалыгы җайланмаларын җитештерүчеләр, шулай ук фәнни-тикшеренү һәм уку институтларының галимнәре катнашачак.
Ачык дискуссияләр кысаларында БСОга (ВТОга) һәм Таможня берлегенә керү шартларында дуңгызчылык тармагы эшчәнлегенең беренче ел йомгаклары, дәүләт ярдәменең гамәлгә ашырылган механизмнары, шулай ук үзебезнең дуңгызчылыкны алга таба үстерү перспективалары каралачак. Күргәзмәдә дуңгызчылык предприятиеләре өчен заманча җайланмалар күрсәтү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы