Нәтиҗәгә эшләү

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру турында” 491 номерлы боерыкны имзалады, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы структур бүлекчәләренең чараларны башкару буенча эшен җайга салуга юнәлдерелгән.

Программа чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында боерык белән Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы департаментларына конкрет йөкләмәләр бирелә.

Мелиорациянең тармак департаментына Программаның Россия Федерациясе милкендәге, Россия Федерациясе субъектлары милкендәге, муниципаль милектәге һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр милкендәге сугару системаларын һәм гидротехник корылмаларны төзү, реконструкцияләү һәм техник җиһазлау өлешендәге чараларны башкаруны оештыру, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә язгы су ташуларына каршы чаралар, агроурманмелиоратив, фитомелиоратив һәм культуртехник эшләр башкару йөкләнә.

Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә чыгымнарының бер өлешен каплауга региональ бюджетларга субсидияләр бирү һәм бүлү өчен федераль бюджеттан акчалар алуны күздә тота торган килешүләрне вакытында төзергә кирәк.

Икътисад һәм АПКга дәүләт ярдәме департаментына Программаны гамәлгә ашыруның барышы турындагы хисапларны әзерләүнең сыйфатын һәм аларның вакытында Россия Федерациясе Икътисадны үстерү министрлыгына һәм Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгына тапшырылуын тикшереп тору йөкләнә. Финанс һәм бюджет сәясәте департаментына Программа чараларын Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә финанслауны үз вакытында тәэмин итү йөкләнә.

Федераль милектәге гидромелиоратив объектларны төзү һәм реконструкцияләү чараларын үтәү өчен төзелешләрнең һәм объектларның дәүләт заказчысы функцияләрен башкару, федераль адреслы инвестиция программасына керә торган, төзелеш проектына уңай дәүләт экспертизасы булган йөкләмәләрне проектлаштыруга әзерләү һәм раслау, шулай ук проект-смета документациясен әзерләү һәм раслау таләп ителә.

Ташкын суларга каршы чараларны башкару кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына гидротехник корылмаларны ташкын суларны үткәреп җибәрүгә әзерләү буенча инженер-техник һәм оештыру гамәлләре планы, аларны тикшерү актлары һәм дефект ведомостьлары, ташкын сулар ГТСка агып чыкканда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча эшләр башкару хакы буенча исәп-хисаплар һәм ситуация планнары тапшырылырга тиеш.

Шулай итеп, «Сугару (Мелиорация)» ФМП чараларын гамәлгә ашыру исәбенә файдалануга кертелгән мәйданнарда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 5160,7 мең тонна диярлек азык берәмлеге тәшкил итә. 840 меңгә 960 га сугарылган җир файдалануга кертеләчәк. Гомумән алганда, халыкны һәм җирләрне су басулардан һәм башка төрле тискәре табигатьйогынтыларыннан яклау тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International