Татарстан АПКда спутник мониторингы гамәлгә кертелергә мөмкин

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы АПКда спутник мониторингы гамәлгә кертелергә мөмкин. Геомәгълүмат системаларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү өчен галимнәр Краснодар краенда булып кайттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДУның мәгълүмат технологияләре филиалы бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Булатов хәбәр итте.

Краснодар краенда ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге делегациясе Краснодар крае буенча Ситуация үзәгендә булды, ул Краснодар крае Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү министрлыгының структур бүлекчәсе булып тора.

Ситуация үзәгендә, геомәгълүмат системаларын кулланып, спутник мониторингы гамәлгә ашырыла. Программа комплексы аграрчыларга авыл хуҗалыгы җирләренең торышына спектраль анализ ясарга, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттырырга, аларның үзкыйммәтен шактый киметергә һ.б. ярдәм итә. Спутник системасы ярдәмендә хәтта кырларда янгын кабынуларны да кисәтергә мөмкин: ул чакта район авыл хуҗалыгы идарәләре тиз арада үтемле чаралар күреп, кырдагы уңышны коткарып кала алалар.

Әмма программа комплексының кыйммәте 42 млн. сум итеп бәяләнә. Һәр елда аны тоту 10 млн. сумга төшә. Шулай булса да,ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге галимнәре заманча җайланмаларның республикада уңыш алуны тиешле дәрәҗәгә куярга ярдәм итәчәгенә ышаналар. Уңыш - уртак тырышлык нәтиҗәсе, дип саныйлар алар.



"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International