Фәннән – гамәлияткә

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин рәислегендә фәнни-техник советның мелиорация секциясенең агымдагы елда соңгы утырышы булды. Россия Мелиорация проблемалары фәнни-тикшеренү институтының, «Мелиоводинформ» фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең 2013 елга дәүләт йөкләмәләрендә каралган темалар буенча, шулай ук “Уңдырышлылык” ФМП кысаларындагы фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару буенча хисаплары тыңланды.

Россия Мелиорация проблемалары фәнни-тикшеренү институты директоры Вячеслав Щедрин үз нотыгында үткәрелгән тикшеренүләр һәм шулар нигезендә эшләнгән кагыйдәләр җыелмасы: «Мелиоратив системалар һәм корылмалар. Эксплуатация. Ябык сугару челтәрләре. Эксплуатацияләү кагыйдәләре» һәм илкүләм стандарт: «Мелиоратив системалар һәм корылмалар. Киптерү каналлары. Аркылы киселешләр» турында, шулай ук гидромелиоратив системаларны һәм гидротехник корылмаларны паспортлаштыру турында сөйләде. Мелиоратив комплекс өчен Россия Мелиорация проблемалары фәнни-тикшеренү институты эшләгән НИОКР нәтиҗәлелегенә бәяләү күрсәткечләре Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы НТС мелиорация секциясе әгъзалары тарафыннан көн тәртибенең аерым пункты булып каралды һәм расланды.

Үз чиратында, «Мелиоводинформ» фәнни-техник мәгълүмат үзәге директоры Сергей Горячев мәгълүмати тәэмин итү һәм җирләрне мелиорацияләү өлкәсендә фәнни учреждение тарафыннан башкарылган эш турында Росстатның һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының хисап рәвешләре буенча федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруның оператив җыелма күрсәткечләрен туплау турында хисап тотты.

Эш ахырында секциянең алдагы эше һәм аның каршындагы эксперт советы турында нигезләмәләр каралды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International