Машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында, машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе булды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, агрохолдинглар җитәкчеләре, инвесторлар, эре хуҗалыкларның АПК һәм механикалаштыру буенча урынбасарлары, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, КДАУның механика институты мөгаллимнәре катнашты.

Катнашучылар семинарның практик өлешендә тракторларны ремонтлау цехының җитештерү участокларын, шул исәптән мәгълүмат үзәген карадылар, электр җайланмаларын ремонтлау, гидравлик система агрегатлары җайланмаларын җайга салу, торгызу һәм сынау белән таныштылар. Шулай ук комплектлау складларын, тракторларның төрле маркаларын җыю һәм сүтү участокларын, эретеп ябыштыру участогын карадылар.

Фннары семинарда катнашучылар урып-сугу комбайннарын ремонтлау, шул исәптән чит ил һәм үзебезнең ашлык суктыру комбайннарын ремонтлау цехының җитештерү участокларында булдылар, ургычларны ремонтлау, чөгендер җыю комбайннарын ремонтлау белән таныштылар, запас частьләр һәм агрегатлар кабул ителә һәм биреп җибәрелә торган үзәк складларны карадылар.

Семинар кысаларында сервис хезмәтләре һәм техника белән тәэмин итүче оешмаларның күргәзмәсе оештырылган иде.

Киңәшмәнең пленар өлешен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, сервис хезмәте күрсәтү һәм запас частьләр белән тәэмин итү буенча «ФинАгроТрейд» ҖЧҖнең җитештерү эшчәнлеге турында «ФинАгроТрейд» ҖЧҖ директоры Дамир Гыймадиев сөйләде.

«2014 елга АПКның инженерлык хезмәте бурычлары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады.

Һәр елдагыча инженерлык хезмәте алдында барлык авыл хуҗалыгы техникасын вакытында эшкә әзерләү бурычы тора (чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларын – 1 апрельгә кадәр; терлек азыгы әзерләү машиналарын – 10 майга кадәр; ашлык урып-сугу машиналарын – 1 июльгә кадәр; чөгендер һәм бәрәңге җыю машиналарын – 1 августка кадәр).

Фаразлар буенча, 12 мең тракторга, 3 мең ашлык суктыру комбайнына, 860 терлек азыгын җыю комбайнына, 6 мең чәчкеч һәм культиваторга, 431 чәчү комплексына ремонт ясау таләп ителә. Кимендә 20 берәмлек техника булган барлык хуҗалыкларда кышкы ремонт өчен җылытыла торган ремонтлау һәм җайга салу пунктлары булырга тиеш.

Тәлгать Таһирҗанов, көзге-кышкы ремонтлауны оештырмыйча урып-җыюны югалтуларсыз гына очлап чыгып булмый, куәтлелеге 1000 бер. булган югары җитештерүчәнлекле комбайннар аерым игътибарда булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Бөртекле ашлыкның 40 %ын шундый комбайннар җыя.

Министр урынбасары әйткәнчә, МТПдан нәтиҗәле файдалануның төп нигезен кышкы вакытка кадрлар әзерләү, техникага сыйфатлы ремонт ясау, вакытында техник хезмәт күрсәтү, агрегатларны ике сменада тәүлек буе эшләтеп, техниканы нәтиҗәле куллану, күләмле бункер-җыйгычлардан, тагылмалардан файдалану һәм махсус бортлары, ашлык бушаткычлары булган автотранспорт куллану тәшкил итә.

«Татарстан Республикасы дәүләт техника күзәтчелеге” идарәсе башлыгы Радик Зиатдинов Татарстан Республикасы АПКда үзйөрешле техникага техник тикшерү уздыруны оештыру темасына чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан сатып алына торган үзебезнең техника һәм җайланмалар хакының 40 %ын 40х60 схемасы буенча субсидияләп һәм гараж, диагностика, станок җайланмалары хакының 60 %ын субсидияләп, газда эшли торган техникага лимит куймыйча, аларны техник модернизацияләүнең өчьеллык программасы эшли башлаячак. Әлеге максатлар өчен ел саен 2шәр млрд. сум биреләчәк, бу исә ел саен 6 млрд. чамасы сумга яңа техника һәм җайланмалар алу мөмкинлеген бирәчәк. 2013-2014 елларда Россия паспортлары белән алынган һәм республикада аңа сервис хезмәте күрсәтү каралган техника гына субсидияләнәчәк.

Машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе 19-20 декабрьдә, ягъни семинарның тагын икенче - йомгаклау өлеше иртәгә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International