2013 елда Татарстан Республикасында үсемлекчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сум чыгым тотылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Үсемлекчелек тармагына йомгаклар ясап, Марат Әхмәтов, туфракта дым җитәрлек булмау сәбәпле, 2013 елда уңыш көтелгәнчә үк булып чыкмады, дип билгеләп үтте. Җыелган ашлыкның тулаем күләме 2,6 млн. тонна (уртача уңыш – 16,2 ц/га) тәшкил итә, шикәр чөгендере – 2,1 млн. тонна (уртача уңыш – 383 ц/га), бәрәңге – 1,3 млн. тонна (уртача уңыш – 170 ц/га), терлек азыгы – 1,5 млн. тонна (1 башка 25,3 ц).
Әгәр республика кырларыннан тулаем җыелган бөртекле ашлыкны алсак, ул 2013 елда 4,8 млн. тонна тәшкил итте, дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, гектардан уртача 16,4 центнер.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының туфракта дымлылык җитәрлек булмаганда үсемлекләрнең ныгуын арттыру буенча төп чаралар планын эшләвен искә төшереп китте. Төп чаралар арасында – 2 млн. га мәйданда ел саен көздән туфракны эшкәртеп калдыру; 500 мең га мәйданда туфракны тирәнтен йомшарту мәҗбүри чара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республика кырларында 600 мең га мәйданда көзге ашлык чәчелде, дип әйтте.
Аның әйтүенчә, 2013 елгы тәҗрибәдән сабак алырга кирәк, ник дигәндә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре быелгы кредитларны минераль ашламаларның, ягулык-майлау материалларының (ГСМ) һәм кыр эшләрен башкару өчен тотыла торган башка кирәк-яракларның бәяләре арткач, җәй башында гына алдылыр. - Әлегә кредитларсыз без эшли алмыйбыз, әмма безгә аларны вакытында алырга кирәк, диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте