Марат Әхмәтов һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне котлады

2013 елның 21 декабре, шимбә

Узып баручы елның 20 декабрендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре “Иңяхшы һөнәрче” һөнәри осталык конкурсы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында конкурста катнашучылар ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән очраштылар.

Исегезгә төшербез, конкурс 5 номинация буенча үткәрелде:

1. «Иң яхшы ветеринария табибы» - 12 катнашучы;

2. «Иң яхшы зоотехник» - 3 катнашучы;

3. «Иң яхшы агроном» - 15 катнашучы;

4. «Иң яхшы механизатор» - 9 катнашучы;

5. «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы» - 6 катнашучы.

Һәр номинациядә 1, 2, 3 урыннарны алучылар билгеләнде.

Марат Әхмәтов җиңүчеләрне котлады, аларга дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырды.

«Бу конкурсны оештырган өчен мин бик шат. Без шундый һөнәрләрне популярлаштырырга тиеш, конкурслар, очрашулар оештырырга, махсус социаль роликлар булдырырга кирәк», - дип, билгеләп үтте министр.

Бу Татарстан Республикасы яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында беренче һөнәри осталык конкурсы. Әйтергә кирәк. Ул шактый уңышлы узды – конкурста катнашуга теләк белдергән 53 катнашучыдан конкурска 45е килде. Аларның һәркайсы шактый югары нәтиҗәләр күрсәтте, җитди конкуренция булды. Конкурста катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм белемнәрен арттырдылар.





Иң яхшы һөнәрче” һөнәри осталык конкурсында

җиңүчеләр исемлеге

«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә



Ф.И.Ат. ис.

Муниципаль район

Эш урыны

Туган елы

1

Куницын Николай Анатольевич

Баулы

СПК «Башак»

12/19/19

2

Широбоков Дмитрий Анатольевич

Әгерҗе

«Нәүрүз» ҖЧҖМегаферма

07/29/86

3

Белалов Марат Мансур улы

Баулы

«Николашкино»ҖЧҖ

29.08.1983



«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә

Ф.И.Ат. ис.

Муниципаль район

Эш урыны

Туган елы

1

Каримов Айдар Галимхан улы

Теләче

«Алан» ҖЧҖ

25.12.1986

2

МөхәммәтдиновАйрат Фәрит улы

Актаныш

«Чишмә» ҖЧҖ

28.04.1984

3

Вәлиев РинатЗиннәтулла улы

Биектау

«Агростар» ҖЧҖ

06.09.1980

«Иң яхшы агроном» номинациясендә

Ф.И.Ат. ис.

Муниципаль район

Эш урыны

Туган елы

1

Гайфуллин Эдуард Василулы

Тәтеш

«Бергәлек» ҖЧҖ

10.03.1982

2

Сабиров АлмазТаһир улы

Арча

Агрофирма «Кырлай» ҖЧҖ

13.06.1990

3

Ярмиев Илнар Илсур улы

Мамадыш

«АПК азык-төлекпрограммасы» ҖЧҖ

11/08/98



«Иң яхшы механизатор» номинациясендә

Ф.И.Ат. ис.

Муниципаль район

Эш урыны

Туган елы

1

СөләймановИлнар Бәшир улы

Мөслим

Агрофирма «Туган як» ҖЧҖ

26.12.80

2

КорбангалиевАлмаз Таһир улы

Балтач

«Бурбаш» ҖЧҖ

18.12.1980

3

Никулин Дмитрий Юрьевич

Баулы

«Николашкино»ҖЧҖ

02.04.1988

«Иң яхшы машина белән сыер саву операторы» номинациясендә

Ф.И.Ат. ис.

Муниципаль район

Эш урыны

Туган елы

1

Трофимова Ирина Анатольевна

Кукмара

СХПК АФ

Рассвет

05.11.1982

2

Фуражкина Елена Петровна

Тәтеш

«Бергәлек» ҖЧҖ

01.11.1979

3

Гибадуллина Ландыш Расулкызы

Актаныш

«Ташкын»

ҖЧҖ

12.03.1985

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International