Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгында агымдагы елның 18 һәм 19 декабрендә Татарстанның квалификация күтәрү һәм агробизнес институты (ТИПКА, Казан шәһәре) һәм балалар иҗаты үзәге (Минзәлә шәһәре) базасында «Үсемлекчелектә бизнесны ничек арттырырга? Ялгышлар һәм уңышлар тәҗрибәсе» дигән темага мастер-класслар үткәрелде. Семинарда төп нотыкчылар «Агро-Союз» агрохолдингының (Днепропетровск шәһәре, Украина) әйдәүче белгечләре Эдуард Романьков һәм Елена Дудкина булдылар.
Барысы 375 тыңлаучы катнашты, шул исәптән муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде. Бу чара белән республиканың барлык районнарыда кызыксынды, чөнки тотрыксыз агрометеорологик күренешләр (2009, 2010, 2012 һәм 2013 елгы корылыклар) аркасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең артып торуы авыл хуҗалыгы җитештерүенә идарә итүнең яңа ысулларын уйлап табуны, тиешле күләмдә һәм бәясе буенча конкуренциягә сәләтле үсемлекчелек продукциясен алырга мөмкинлек бирә торган, энергия һәм дым саклый торган яңа технологияләрне гамәлгә кертүне таләп итә.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, «Агро-Союз» агрохолдингы белгечләре, нәтиҗәле агробизнесны гамәлгә кертү буенча дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнеп, бүген пилот проектлар кысаларында Татарстанның Кама аръягы һәм Кама алды зоналарында урнашкан 3 хуҗалык кырларында югарыда атап кителгән технологияләрне Татарстан Республикасының табигать-климат шартларына яраклаштыралар.
Мастер-класс материаллары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында:www.agro.tatarstan.ru /Белгеч өчен мәгълүмат/ Агроном өчен күрсәтмәләр/ танышырга мөмкин.