Владимир Путин: Авыл хуҗалыгы илнең гомуми ВВПсын алга чыгарды

2013 елның 20 декабре, җомга

19 декабрьдә Россия Президентының 1300дән артык Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат конференциясе булды.

«Узып баручы ел эшле булды», дип башлады журналистлар белән аралашуны дәүләт башлыгы. 2013 елның төп икътисадый йомгаклары турында сөйләгәндә, Владимир Путин, авыл хуҗалыгында җитештерү индексы 6,8 процент тәшкил итте, дип билгеләп үтте. «Авыл хуҗалыгы, авыл хезмәтчәннәре, билгеле ки, икътисадка үзләреннән зур өлеш керттеләр, чөнки узган елда, белгәнегезчә, 5 процент диярлек “минус” булды, ә быел – “плюс” 6,8 процент. Сәнәгать секторындагы мәгълүм кыенлыклар фонында авыл хуҗалыгы, билгеле инде, гомуми ВВПны (җыелма эчке продуктны) алга чыгарды», - диде Россия Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International