Бүген Азнакай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булып узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләренең һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, 16 күрше районның башлыклары катнашты. Моңа кадәр шундый киңәшмәләр Зеленодольск һәм Теләче муниципаль районнарында булган иде. Шулай итеп, бу чарага бөтен республика җәлеп ителде.
Һәр районда киңәшмәләр башланыр алдыннан аларда катнашучылар үрнәк гаилә фермаларында булдылар. Зеленодольск районында «Ситдиков И.Р.» КФХ тәҗрибәсе уңай бәяләнде. 1,7 га җирдә 2012 елда анда җиләк үстерелә башлый. «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча аңа 1,5 млн. сумлык грант бирелгән, бу исә җиләк мәйданын 5,5 гектарга кадәр җиткерергә ярдәм иткән. Хәзер хуҗалыкта 12 кеше эшли, табыш 28 млн. сум тәшкил итә.
Теләче районында кунаклар “Гиниятуллиннар” гаилә фермасында булдылар, аларның фермасында 100 баш ат исәпләнә, шул исәптән гарәп һәм затлы токымнардан чабышкы атлар да бар. Гиниятуллиннар айгырлары ел саен бәйгеләрдә һәм чабышларда ганимәтләр (трофей) оталар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә әгъзалары – атасы да, улы да - “Көрәш” милли ярышы буенча Россия һәм республика ярышларында еш кына призлы урыннарны яулыйлар.
Азнакай районында 25 гаилә фермасы төзелгән, эре мөгезле терлек саны 2150 башка җиткән.
Карап узган шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасыннан Фәрит Мөхәммәтшин Насих Сабиров хуҗалыгын аерым атап китте. Ул уйлап табучы. Ул авыл хуҗалыгы эшләрен җиңеләйтә торган агрегатларны үзе конструкцияли, үзе җыя. Сабиров барысы 11 җайланма әзерләгән, аларның кайберләрен моторлы сабанга урнаштырырга мөмкин, ә беришләрен кулдан эшләгәндә кулланырга мөмкин. Хуҗалыкта 15 сыер һәм 18 сарык бар. Итне һәм сөтне авылда һәм Азнакайның үзендә саталар. “Мин 10 ел токарь булып эшләдем, шуңа күрәдер инде тимер-томыр яратам. Бәрәңге, чөгендер утыртуны һәм җыюны механикалаштыра торган җайланмалар уйлап табам һәм җыям. Бу эштә миңа хатыным һәм энем булыша, хуҗалыкны кредитсыз гына киңәйтергә тырышабыз, күптән түгел генә әле трактор сатып алдык”, -дип сөйләде Сабиров.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2012 елдан федераль бюджет катнашында «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» һәм«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программалары гамәлгә ашырыла. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы буенча грант суммасы – 1,5 миллион сум, гаилә фермаларын төзү программасы буенча 5 миллионга кадәр тәшкил итә. Ике ел эчендә яңа эш башлаучы фермерлар арасындагы конкурста 161 җиңүче булды һәм гаилә фермалары арасында - 136, аларга эшләрен үстерүгә грантлар бирелде. Республикада төрле юнәлештә эшләүче барлыгы 878 гаилә фермасы бар, шул исәптән 409 – технологик фермалар, аларда 2,5 мең кеше эшли. Тагын 231 гаилә фермасы төзелеп килә. Гаилә фермаларында 29 мең баш эре мөгезле терлек (сыерлар - 11 мең), дуңгызлар - 9,2 мең, сарык һәм кәҗәләр - 18,2 мең, барлык төр кош-корт - 900 меңнән артык. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 2013 елда республикада эре мөгезле терлекнең гомуми саны 4,7 процентка кимеде, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар 11 процентка артты. Авылдагы продукциянең гомуми күләменнән яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар җитештерә.
Зона киңәшмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин, авыл кешеләренең эшлекле активлыгын кызыксындыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, авыл традицияләрен саклап калу – бу мөһим дәүләт бурычы, дип ассызыклап китте. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча Татарстанда эшләнгән барлык программаларны финанслауны саклап кала алдык. Әмма программалар һәр территориядә төрлечә эшли, җирлекләр башлыклары арасында, актив кешеләрне табып, аларга программага кушылырга ярдәм итүче инициативалылары да бар - андыйлар күпчелекне тәшкил итә. Ә бар шундыйлары, алар бу эш белән бөтенләй шөгыльләнмиләр.
Парламент спикеры, 2014 елга ТР бюджетының киеренке булуына да карамастан, Татарстанда киләсе елда да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга системалы дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Ул район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләрен фермерларга һәм гаилә фермаларына дәүләт ярдәме буенча халык белән активрак эшләргә өндәде. Бурыч – авылда үз бизнесын ачарга теләүче актив һәм битараф булмаган кешеләрне табарга һәм аларга булышырга. Ә Татарстанда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Марат Әхмәтов киңәшмәдә үз чыгышында авылдагы кайбер проблемаларга тукталды: халык саны кимү ( 6 ел эчендә 40 мең кешегә кимегән, бу ике район халкы дигән сүз). Мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең 85 проценты кире авылга кайтмый. Һәр бишенче хезмәткә сәләтле авыл кешесе районнан, хәтта республикадан читкә китеп акча эшләргә мәҗбүр. Авылдагы һәр дүртенче йорт буш калган, ташландык бакчалар артканнан арта бара. Авылда уртача эш хакы Татарстан буенча уртача эш хакыннан ике мәртәбә кимрәк. “Әгәр без якын елларда аны икеләтә арттырмасак, безне бик җитди проблемалар көтә. Безнең һәм сезнең бурыч – авылны саклап калу һәм аның эшлекле активлыгын арттыру», дип белдерде министр.
Ташламалы кредит бирү авыл кешеләренә ярдәм итүнең иң үтемле чарасы булып кала, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Һәр бишенче авыл гаиләсе моннан файдаланды инде. 2006-2013 елларда 28 млрд. сумга 121 мең субсидияле кредит алынган. Быел гына да 6 млрд. сумга 21 мең кредит бирелгән. Сыерлар санын саклап калу өчен һәр сыер исәбеннән 2шәр мең сум акча бирелде. “Мондый практика Россиянең бер төбәгендә дә юк”, - диде ул.
Министр тагын бер проблемалы мәсьәләне билгеләп үтте: президент программасы буенча 504 гаилә фермасы төзелгән иде. Бюджеттан 337 млн. сум ярдәм күрсәтелде. Әмма программада катнашучыларның 72сенә 23,5 млн. сум бурыч калды. Чөнки программа район бюджетлары катнашында гамәлгә ашырыла, ә әлеге программаны районнарның өстәмә керемнәреннән финанслау буенча аерым юл законда күрсәтелмәгән.
Фәрит Мөхәммәтшин, авыл кешеләренә ярдәм итү буенча республика программасын финанслашуда муниципаль бюджетларның катнашу мөмкинлеген юридик беркетү өчен законнарга тиешле үзгәрешләр кертеләчәк, дип сүз бирде.
Киңәшмә азагында авыл кешеләренә дәүләт ярдәме конкурсында җиңүчеләрне һәм җитештерү алдынгыларын бүләкләделәр.