20 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә «Идел буе федераль округында кече хуҗалыкларда кошчылыкны тотрыклы үстерү» темасына фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференция Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Федерациясе АККОР, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясе Идел буе федераль округының Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, «Ихлас» сәүдә йорты белән берлектә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсе, һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе катнашында оештырылды.
Конференциянең максаты: "Крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда нәтиҗәле кош-корт үрчетүгә ирешү юнәлешләрен билгеләү. Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү".
Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе АККОР советы рәисе урынбасары Камияр Байтемиров, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, шулай ук Идел буе федераль округының фермерлар ассоциацияләре, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары катнашачак.
Чарада катнашучылар кошчылыкны заманча үстерү, ветеринария таләпләрен үтәү һәм авыруларны профилактикалау, кошчылык продукциясен сатуны оештыру, ветеринариянең актуаль проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, КФХ шартларында кош-кортлар санын саклап калуның заманча ысуллары һәм КФХларда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошчылыкны үстерүнең киләчәге турында җентекләп фикер алышачаклар.