14 сентябрьдән Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар Казанда 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Татарстан Республикасында барлык мәйданчыкларда продукция арзанрак бәяләрдән булачак һәм киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары түбәндәгечә:
Казан шәһәре, Аграр ур., 2
Казан шәһәре, Липатов ур., 7
Казан шәһәре, Ямашев ур., 71А
Казан шәһәре, Ленинград ур., 27
Казан шәһәре, Батыршин ур., 20
Казан шәһәре, Краснококшайский ур., 150/2
Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур. һәм Татарстан ур. киселеше
Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 46 В
Казан шәһәре, Ю. Фучик ур., 64
Казан шәһәре, Лаврентьев ур., 10
Казан шәһәре, Дементьев ур., 7
Казан шәһәре, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселеше
Казан шәһәре, Революция ур., 12
Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай яр буе, 16
Чаллы шәһәре, Чулман пр. (ипподром территориясендәге мәйданчык)
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы, Осиново noc. Садовый ур., 9
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы, «Яңа Typa» технополисы
Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 2А
Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты ур., 2Б
Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы, 2/00
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына арзанрак бәяләрдән төрле продуктлар сатылачак, болар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре.
Ярминкәләр 2024 елның 29 декабренә кадәр булачак, дип планлаштырылган.