Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге һәм Россиядә иң эре интеграцияләнгән цифрлы хезмәтләр һәм чишелешләр провайдеры «Ростелеком» стратегик партнерлык турында килешү төзеделәр. Документны имзалау тантанасы Kazan Digital Week-2024 халыкара форумында узды. Хәзерге вакытта яклар Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында ИТ-чишелешләрне гамәлгә кертү буенча проектлар өстендә бергәләп эшләргә уйлыйлар.
Аерым алганда, провайдер республика агропредприятиеләрендә метеомониторинг системасын җәелдерергә әзер, ул әйләнә-тирә мохитнең барлык төп параметрларын: температураны, һава һәм туфрак дымлылыгын, атмосфера басымын, җил тизлеген һәм юнәлешен, явым-төшем күләмен автоматик режимда күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Алынган белешмәләравыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, һава шартларын исәпкә алып, чәчү эшләрен башкарырга, ашламалар кертергә һәм уңыш җыярга ярдәм итәчәк.
«Аграрийлар очраша торган төп проблемаларның берсе - Росгидромет метеостанцияләре челтәре үсешенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. Без “Ростелеком” ярдәме белән Татарстанда пилот проектын эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз, ул киләчәктә ил күләмендә таратылырга мөмкин. Провайдерның карары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яңа мөмкинлекләр ачачак - алар нәтиҗәлерәк эшләү өчен сертификацияләнгән метеобелешмәләр алачак», - дип сөйләде «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.
«Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Павел Гонцов шулай ук түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «Безнең алда Татарстан территориясендә метеостанцияләрнең беренче челтәрен җәелдерү бурычы тора. Планда - республиканың 43 районында өч миллион гектардан артык мәйданлы территорияне колачлау. Мониторинг системасы эшли башлагач, барлык алынган белешмәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына керәчәк».