Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Россия АПКсының үсеш йомгаклары һәм өстенлекләре турында фикер алыштылар

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләре һәм перспективага стратегик бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, субъектлар җитәкчеләре, Федераль Собраниенең ике палатасы, федераль хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек ведомстволары, тармак һәм иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлек һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин видеомөрәҗәгать юллады. Премьер-министр агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерде. «Илебезнең азык-төлек иминлеген ныгыту өчен, гражданнарыбыз киләчәктә дә нәкъ менә Россиядә җитештерелгән сыйфатлы һәм арзанрак азык-төлек продуктларын сатып ала алсын өчен аграрийлар тарафыннан башкарыла торган адымнарны Хөкүмәт бик югары бәяли», - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.

Дмитрий Патрушев, агросәнәгать комплексы узган елны барлык тармаклар буенча уңай күрсәткечләр белән тәмамлады, дип искә төшереп узды. Ул үсемлекчелектәге, терлекчелектәге, балыкчылык комплексындагы, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең аерым юнәлешләрендәге уңышларны аерым билгеләп үтте. Эчке базар барлык кирәкле продукция белән тулысынча тәэмин ителгән. Россия агросәнәгате илебез икътисадының драйверы булып кала бирә, һәм Хөкүмәт, һичшиксез, тармакка ярдәм итүен дәвам итәчәк, дип вәгъдә итте вице-премьер, куелган барлык бурычларның уртак көч белән хәл ителәчәгенә ышаныч белдереп.

2024 елда агросәнәгать комплексы үсешенең динамикасы турында сөйләгәндә, Оксана Лут, үсеш барлык төп юнәлешләр буенча да саклана, дип әйтте. Аерым алганда, гыйнвар-июль айларында авыл хуҗалыгы җитештерүе - 2%ка, ә азык-төлек җитештерү 5% ка диярлек арткан. Шул исәптән ит һәм казылык эшләнмәләре, сөт һәм сырлар, он һәм ярмалар, үсемлек майлары, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка продукция җитештерү арткан. Терлек һәм кош-корт, шулай ук чимал сөте җитештерү арта. Быелгы һава шартлары катлаулы булуга карамастан, үсемлекчеләрдән дә яхшы нәтиҗәләр көтелә. Ашлык, майлы культуралар, шикәр чөгендере һәм башка культуралар уңышы эчке базар ихтыяҗларын капларга һәм шактый зур экспорт мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

Быел Россия халыкара базарга 70 млн тонна азык-төлек чыгарган инде, бу үткән ел белән чагыштырганда 8%ка күбрәк. Яңа базарларны үзләштерү буенча эш дәвам итә. Аерым алганда, Африкага һәм Азиягә ашлык җибәрү арта, Катарга - арпа, Сербиягә - бодай, Марокко һәм Вьетнамга майлы культуралар сыгынтысы экспортлана башланды. Һиндстан һәм Мисыр беренче тапкыр Россия сокларын сатып алдылар.

Авыл хуҗалыгында саклана торган тагын бер мөһим тренд – хезмәт хакларының актив үсеше. Узган ел йомгаклвары буенча тармакта хезмәт хакы 16%ка арткан, ә агымдагы елның беренче яртыеллыгында – тагын 10%ка. Бүген бу яктан аграр сектор лидерларның берсе булып тора.

2030 елга АПК продукциясен җитештерүне һәм экспортлауны арттыру буенча яңа илкүләм максатларга ирешү өчен “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының паспорты эшләнде, аны киләсе елда эшләтә башлау планлаштырыла. Аның составына селекция һәм генетика, биотехнологияләр, ветеринария препаратлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүне үстерүгә, шулай ук тармакны кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән биш федераль проект керәчәк.

Оксана Лут сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексын белгечләр белән тәэмин итү өчен хәзерге вакытта кадрлар әзерләүнең мәктәп эскәмиясеннән алып эш бирүчегә кадәр җөйсез траекториясе эшләнә. Бу чылбырның иң мөһим звеносы - авыл мәктәпләрендәге агротехнология сыйныфлары, аларда балалар авыл хуҗалыгы нигезләрен өйрәнәләр. 2030 елга бөтен ил буйлап 18 меңнән артык шундый сыйныф булдырырга кирәк. Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы системалы рәвештә авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнә.

“Яшьләр анда яшәргә һәм эшләргә теләсен өчен заманча социаль мохит булдырырга, шул исәптән яшь гаиләләр алырлык һәм сыйфатлы торак булдырырга кирәк. Бездә предприятиеләр хезмәткәрләре өчен яллаулы торак төзү программасы бар инде, алар 5 ел эшләгәннән соң торакны, 10% збәясен түләп, сатып алырга мөмкин, ә 10 елдан соң – 1%ын түләп. Мондый программаны фәнни хезмәткәрләр өчен дә – аспирантурага һәм алга таба фән белән шөгыльләнүчеләр өчен аерым эшләячәкбез. Бу аларга иртәгәге көнгә ышанычлы булырга һәм иркенләп фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International